Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби махсус операциядә гомере өзелеп, мәңге яшь булып калган солдат - Илназ Равил улы Харисовны соңгы юлга озаттылар.

Матәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодол район башлыгы урынбасары Николай Бызин, район Башкарма комитетының беренче урынбасары Александр Старостин катнашты.

Илназ Карагуҗада туып, шунда ук мәктәпне бетергән егет. Бүген Илназны җирләгән көнне Һәр укытучы үзенең күңел сандыгыннан шул сыйныф белән бәйле вакыйгаларны актарды.

- Мәктәптә уздырылган һәр чарадан, һәр вакыйгадан күңелебез белән аны барладык, - дип сөйли Карагуҗа мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Мухтарова.

Бүген 25 яшьлек, геройларча һәлак булган, Илназ Харисов белән барлык туганнары, авылдашлары, дуслары саубуллашты.

Харисов Илназ Равил улы үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә.

Урының җәннәт түрләрендә булсын, Илназ. Син илеңне сакладың, күп егетләргә үрнәк булдың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев