Хәрби-Диңгез Флоты көне хәрби диңгезчеләр һәм офицерларның һөнәри бәйрәме
Хәрби-Диңгез Флоты көне хәрби диңгезчеләр һәм офицерларның һөнәри бәйрәме саналса да, аны илебездә бердәм рәвештә билгелиләр.
2022 ел да искәрмә түгел. Бөтен ил буенча зур чаралар, хәтта корабльләр парадлары да оештырыла. Быел да бу традиция бозылмаячак.
Хәрби-Диңгез Флоты көненең даими датасы юк. Аның каравы атнаның билгеләнгән көне бар: хәрби диңгезчеләр һәм офицерлар аны июль аеның соңгы якшәмбесендә бәйрәм итә. 2022 елда тантана 31 июльгә туры килә.
Хәрби диңгезчеләрнең һөнәри бәйрәме 80 ел элек барлыкка килгән. Бу хәл бөек совет флотчысы Николай Кузнецовның тырышлыгы белән булдырыла. Адмирал 1939 елда, ул вакыттагы хөкүмәт хакимияте – Совнаркомга Хәрби-Диңгез Флоты көнен оештырырга тәкъдим итә. Тик ул вакытта бәйрәмгә конкрет көн — 24 июльдә билгелиләр.
Адмирал Кузнецов мондый инициатива белән, шул рәвешле флотка игътибар җәлеп итү һәм флот хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүгә өметләнеп чыга.
Берничә дистә елдан соң, ә нәкъ менә 2006 елда, РФ Президенты «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында»гы 549 номерлы Указга кул куйды. Анда төрле гас кәрләрнең тантаналарына рәсми статусы беркетелгән. Хәрби-Диңгез Флоты көне турында бер юл белән: «Хәрби-Диңгез Флоты көне – июльнең соңгы якшәмбесе» диелгән.
Безнең дә бу бәйрәмгә турыдан-туры катнашыбыз бар, чөнки Зеленодольск илебез хәрби-диңгез флотына бик күп кораблар төзеп биргән шәһәр. Шуңа күрә бу бәйрәмне дә ел саен үзенеке итеп, колачлы итеп билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев