ХӨРМӘТЛЕ ЯШЕЛ ҮЗӘНЛЕЛәр! КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!
Язмыш календарендә тагын бер ел узып китте һәм ул һәрберебез өчен үзенчәлекле. Киләчәккә адым ясаганчы, уңышларыбызны искә төшерергә, хаталарыбызны исәпкә алып, яңа планнар корырга кирәк.
Узып баручы 2019 елда барыбыз да тырышып эшләдек һәм һәркем үзенең нинди дә булса гамәле белән горурлана ала. Ул гади булмады, әмма без бик күп мөһим һәм җитди мәсьәләләрне чишүгә ирештек.
2020 ел, бернинди авырлыкларга карамастан, иртәгесе көнгә ышаныч тудырсын. Яңа елның яңа үзгәрешләр, иң кыю идеяләрнең чынга ашу вакыты булачагына ышанычыбыз зур. Үҗәтлек, җаваплылык һәм һөнәри осталык – куелган максатларга нәтиҗәле һәм уңышлы ирешүдә төп сыйфатлар булачак.
Кадерле дуслар! Яңа ел – иң беренче чиратта – гаилә бәйрәме. Шуңадыр да, ул һәрберебезгә якын. Чөнки гаилә – мәхәббәт, миһербанлык һәм күңел тынычлыгының иң төп чыганагы. Без һәр көнне якыннарыбыз ярдәменә мохтаҗ, ә алар безгә һәрвакыт ышаналар. Һәм бу ышану безгә иң мөһим нәрсә – күтәренке кәеф, рух ныклыгы һәм матур гамәлләргә омтылыш бирә.
Ихлас күңелдән Яңа 2020 ел белән котлап, һәркемгә нык сәламәтлек, тотрыклы еллар, татулык һәм байлык, теләкләрнең чынга ашуын, гаилә җылысы телим!
Әүфәр Галиев, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев