Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокукымны белергә телим

Газета укучылардан килгән сорауларга «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация үзәге белгече Надежда Александрович җавап бирә.

– Кулланучылар хокук ларын яклау турында судка дәгъва биргәндә гариза бирүче дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә, дип ишеттем. Шулаймы ул?

– Бу чыннан да шулай, тик дәгъваның бәясе 1000 000 сумнан артмаган очракта гына.
РФ Салым кодексының 333.36нчы маддәсенең 3нче пункты нигезендә, 5 гомуми юрисдикция судларына, шулай ук җәмәгать судьяларына мөлкәти характердагы, шулай ук бер үк вакытта мөлкәти һәм мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үз эченә алган дәгъва гаризалары һәм кулланучылар хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча мөрәҗәгать итүчеләр, аның бәясе 100 000 сумнан артмаган очракта, дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.
Дәгъваның бәясе 1000 000 сумнан артып киткән очракта, гариза бирүче дәүләт пошлинасын РФ Салым кодексының 333.19нчы маддәсенең 1нче пунктының 1нче подпункты нигезендә һәм 1 000 000 сум иск бәясендә түләнергә тиешле дәүләт пошлинасының киметелгән суммасында түли.

Ул түбәндәгечә килеп чыга:

  • 20 000 сумга кадәр – дәгъва бәясенең 4 проценты, әмма 400 сумнан да ким түгел;
  • 20 001 сумнан 100 000 сумга кадәр – 800 сум һәм шуңа 20000 сумнан артып киткән сумманың 3 проценты кушыла;
  • 100 001 сумнан 200 000 сумга кадәр – 3 200 сум һәм шуңа 100 000 сумнан артып киткән сумманың 2 проценты кушыла;
  • 200 001 сумнан 1000 000 сумга кадәр – 5 200 сум һәм 200 000 сумнан артып киткән сумманың 1 проценты кушыла;
  • 1 000 000 сумнан артык – 13 200 сум һәм аңа 1000 000 сумнан арткан сумманың 0,5 проценты кушыла. Әмма ул 60 000нән артмас ка тиеш.

– Шушы көннәрдә мин әти-әниемә Яңа елга бү ләк итеп җылыткыч сатып алдым. Сатучы миңа төргәкне гарантия срогы дәвамында сакларга тиешлегемне әйтте. Сатучының гамәле дөреслеккә туры киләме?

– Сатучы хаклы түгел, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16нчы маддәсенең 2нче пункты нигезендә, гарантия срогы дәвамында кулланучыларның таләпләрен, товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең) җитешсезлекләренә бәйле булмаган шартлар белән канәгатьләндермәү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев