Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә

Күптән түгел, совет һәм аннан соңгы чорларның татар эстрадасы символы җырчы Хәмдүнә Тимергалиева арабыздан мәңгелеккә китте.

 

Аның дәртле көйләрен "Галигә барам әле" һәм "Тал бөресе" ишетмәгән кеше юктыр...

Әмма аның исеме һәм җырлары минем өчен балачак белән бәйле. Ул 1989 елгы «Җырларыбыз» дигән атаклы татарча җыр китабында (Зиннур Мансуров) ук бар иде. Бу китап шул замандагы күп кенә татар өйләрендә булгандыр. Билгеле булганча, татарлар бик моңлы халык бит. Җырлый белмәүченең дә, Моң һәркемнең йөрәгендә. Ул вакытта барлык китаплар бер тиенгә сатылды, бушлай диярлек. "Җырларыбыз" тиражы 200 мең данә иде.

Китапның форзацында 1970-1980 еллар җырчылары - Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева фотосурәтләре бар иде...

Менә минем балачагымдагы җырчының беренче образы шул
Хәмдүнә ханым Башкортстаннан булган икән. Борай районыннан. Болар барысы да хәзер "башкортның төньяк-көнбатыш диалектында" сөйләшә торган яклар. Белмим, бу уңайдан ул нәрсә уйлагандыр. Әмма бүген, танылган җырчыга Башкортстанның халык артисты исемен озак вакыт бирмәүләрен укыдым. Мәртәбәле исем бирү турындагы хәбәрләрне үлгәннән соң ук ишеттем. Гаҗәп. Әлбәттә, кешеләрне исән вакытта бәяләү яхшырак.

Хәмдүнә апаның җаны тыныч булсын.

 

Лилия Габдрафикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев