Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хисаплар 1 мартка кадәр тапшырыла

Иминиятләштерелгән затларның стаж турында еллык хисап формасы (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырылырга тиеш.

Иминиятләштерүчеләр пенсияләр бил геләү максатында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча бе лешмәләрне елга 1 тапкыр, 1 марттан да соңга калмыйча тапшыра. Иминиятләштерүче зат, шулай ук, салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә иминият взнослары исәпләнелә торган кертемнәргә гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затлар өчен мәгълүматлар тапшырырга тиеш.
Телекоммуникация каналлары буенча хисапны иминиятләштерүчеләрдән Россия Пенсия фондының территориаль органнары ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кабул итә.

Гамәлдәге кануннар нигезендә, хисапны билгеләнгән вакытта тапшырмаган, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен иминиятләштерүчеләргә һәр иминиятләштерелгән зат өчен – 500 сум, электрон документлар рәвешендә белешмәләр тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Моннан тыш, вазыйфаи затка штраф салынырга мөмкин.

 

«Эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерү программасының актуаль «ПО ПД» версиясе Россия Пенсия фонды сайтының «Эш бирүчеләргә» - «Программа белән тәэмин итү» - «Иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерүне программалы тәэмин итү» бүлегендә урнаштырылган», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 

СЗВ-СТАЖ формасы буенча мәгълүматлар тапшыру тәртибе турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фонды бердәм контакт-үзәгенең 8-800-6000-000 телефоны буенча алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев