Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызны яшен сугып үтергән

Татарстанда, Баулыдан ерак түгел, хатын-кызны яшен суккан.

Әлеге хәл 9 июньдә Ютазы районында була. Ютазы авылында яшәүче ике хатын-кыз кич белән таяклар тотып, скандинавия йөрешенә чыга. Шул вакытта яшенле яңгыр башлана. Яшен сугудан ике хатын-кыз да зыян күрә. Шуларның берсе, 61 яшьлек пенсионер, урында ук вафат була, ә аның дустын авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә озатыла, дип яза "Баулы-информ".

Май ахырында Казан янындагы Куюки авылында яшен электр тапшыру линиясе баганасына китереп суккан иде. Шуның аркасында торак пункт утсыз калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев