Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатирәләр, хәтер көне

«Сугыш» дигән сүзне ишетүгә күз алдында коточкыч күренеш барлыкка килә. Андый афәтләрне күрергә беркемгә дә язмасын.

Сугыш чорында булган вакыйгалар, әтинең сөйләгәннәре беркайчан да онытылмый. 1941 елның 22 июнендә әти, үзенең әтисе белән туганнарында – Волжск шәһәрендә була һәм әлеге шомлы хәбәрне дә шунда ишетә.

Истәлекләр... истәлекләр...
Бу илебез халкы өчен кө телмәгән хәбәр булып килеп ирешә. Бабайны (Тахир) сугышка алганда олы балага 10 яшь, икенчесенә – 7, өченче малайга – 4 яшь, дүртенчесе әле туарга да өлгерми. Анысы Гусман абый – 1942 елның февраль аенда дөньяга килә. Аңа әтисен күрү бөтенләй насыйп булмый. Әти – Хәлим – иң олысы, Гусман абый – иң төпчеге инде гүр ияләре, икесе – Фәйзелкәрим белән Габдрахман абыйлар әле исән, әлхәмдүлилләһ.

Ә бит уйлап карасаң, бу сугыш һәрбер йортка кайгы, сагыш, афәт, чиксез бәла-каза китерде. Күпме толлар, никадәрле ятимнәр...
Сугыш вакытында йомыш белән авылдан шәһәргә килгән кешеләр Идел елгасының икенче ярына көймәләрдә чыга торган булганнар.

Әтинең:
Шулай, бервакыт Идел елгасын кичәргә әзерләнгәндә һавада, бик биектә бер самолетның гүләве ишетелде. Аны күрүгә, куркып, йөгерә, яшеренә башладык. Арада булган олыраклар, аның картага төшерә торган җайланмасы барлыгын, Рама дип йөртелә торган немецлар самолеты булуын әйттеләр. Ул кешеләргә зыян салмыйча, елга буйлап очып, Казанга таба юл алды, – дип сөйләве хәтердә.

Фашистлар алдан ук әзерлектә торган. Алар безнең илебезне тиз арада гына басып алмакчы булган. Әтинең сөйләгәннәре буенча, сугыш вакытларында кыш айлары бик суык һәм карлы килгән. Шуңа фашистларның җылы кием-салымнары җитешмәгән, мондый кышка әзерлекләре булмаган, чөнки Германиядә кыш бездәгегә караганда бик күпкә җылырак, йомшаграк. Алар безне көз айларында ук буйсындырмакчы, җиңмәкче булган. Илебезнең бердәм, батыр, көчле, кыю халкы, сугышчылары, каһарманнары бу юлга киртә куеп, үзебез җиңүгә ирештек.

Бу Җиңү көне – хәтер көне. Сугышта шәһит китеп, азатлык өчен башларын салган әтиләр, абыйлар, энекәшләр, апа-сеңелләр һәм башкаларны искә алу көне. Аларга йөрәк түрләреннән чыккан олы рәхмәтләребез булса иде.
Илләребез тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын. Беркайчан да сугышның ачы кайгы-хәсрәтләрен, афәтләрен күрергә язмасын! Амин!

Фәрит Хәлиулла. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев