Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык санын алуның дүрт көне эчендә татарстанлылар арасында 8 iPhone 13 смартфон уйнатылачак

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында iPhone 13 смартфоннары уйнату дәвам итә. Хәзерге вакытта 20 смартфон уйнатылды, калган дүрт көндә тагын 8 гаджет ияләре билгеләнәчәк.

“Без бәйгене 1-14 ноябрь көннәрендә үткәрәбез. Ун көн эчендә 20 смартфон уйнатылды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның төрле районнары вәкилләре дә бар. Ярты призны тапшырдылар инде. Халык санын алуны уздыруның калган көннәрендә төбәк халкы арасында тагын сигез iPhone 13 уйналачак», - дип хәбәр итте конкурсны оештыручы - «Народный Татарстан» бергәлеге вәкиле.

Республика халкы халык санын алуның стационар пунктына яки Күпфункцияле үзәккә килә, халык санын алуның плакаты яки баннеры фонында селфи яки фото ясый һәм аларны "ВКонтакте", Instagram социаль челтәрләрендә урнаштыра ала. Аккаунт коммерцияле булмаган һәм ачык булырга тиеш. Ике хэштег #ТатарстанВместе #МояПерепись булуы шарт.

Конкурста 18 яше тулган, 14 ноябрь киченең 20 сәгатенә кадәр фотографияләрне бастырып чыгарган кешеләр катнаша ала. Конкурста бер катнашучыдан бер генә фото катнаша. Хәзерге вакытта республика буенча конкурста 9 меңнән артык сурәт авторлары катнаша.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, ахыргы нәтиҗәләрен - 2022 ел ахырына кадәр. Исәпкә алу кампаниясендә Россия Президенты Владимир Путин һәм илнең Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев