Халык сагына
Аны искә төшермәгән көнебез бармы икән? Юк, радиодан гел җырларын ишеткән өчен генә түгел. Бигрәк ихлас, тамашачаны, димәк ки, сине, мине, безне дә, бик нык яратты бит ул. Шуңа күрә редакциябез почтасына да шушы затка карата язылган шигырьләр килеп тора. Халык сагына аны.
Хәния Фәрхи истәлегенә багышлана.
Әй Хәния, Хәния,
Матур иде җырларың.
Үлгән хәбәрең килгәч,
Күпме кеше елады.
Туган ягың Тәтешлегә
Кайтып килмәкче идең.
Газиз әңкәеңнең генә
Хәлен белмәкче идең.
Кем уйлаган гомерләрең
Шунда өзелер диеп.
Актык сулышларында да
Әйтте “Казаным!” диеп.
Якты иде уйларың,
Тырыш иде кулларың.
Синең кебек киенүче
Сәхнәләрдә булмады.
Әй язмыш, нигә алдың
Бик яшьләй гомерләрен?!
Кемнәр карап үстерер
Аның матур гөлләрен?!
Калмагандыр Рәсәйдә
Син басмаган төбәкләр.
Бар татар телидер сиңа
Бары изге теләкләр.
Сине юксынганга күрә
Күрәм сине төшемдә.
Өндә кебек төшләрдә дә
Өлгерәсең эшеңдә.
Күпме эшләр калды хыялда,
Бик күп җырлар калды җырлыйсы.
Синең җырларыңны тыңлап,
Йөрәкләрнең килә елыйсы.
Рәмзия Низамиева.
Күгеш
Фото https://vk.com/wall186605207_634
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев