Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Халык өчен максималь уңайлы булган маршрут челтәрен калдырачакбыз»

Михаил Афанасьев Яшел Үзән пассажирлар автотранспорт предприятиесенең карантин шартларында эшләргә әзерлеген тикшерде.

Узган атна башында Яшел Үзәндә пассажирлар агымы 15 процентка кимегән булса, бүгенге көндә ул инде 40 процент чамасы һәм бу сан көн саен арта бара. Бу ЗПАТП кесәсенә, әлбәттә, суга.

– Без, Яшел Үзән муниципаль районы халкына теләгән җирләренә барып җитү мөмкинлеген югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә омтылабыз, – ди пассажирлар предприятиесе директоры Рамил Садыйков.

Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев шимбә көнне эшлекле визиты вакытында оешманың техника паркын, гаражларын, ремонт базасын, мойканы тикшерде һәм күргәннәреннән канәгать калды.

– Предприятие килеп туган вәзгыятькә аңлы карашта. Без вакыйгалар агышының төрле вариантлары буенча фикер алыштык, муниципалитет тарафыннан ярдәм чаралары турында уйлаячакбыз, ихтыяҗ туса, ТР хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итәрбез. Бу – шәһәрнең яшәешен тәэмин итүче мөһим оешма. Бүген биредә 350 кеше хезмәт итә, парк та төрле сыешлыктагы 107 автобус бар.

Яшел үзәнлеләр һәм пассажирлар йөртүче хезмәткәрләр алдында тагын бер мәсьәлә килеп басты. Ул да булса – Новостроительная урамындагы күпернең ябылуы.

– Хәлне, граж даннарның социаль челтәрләргә мөрәҗәгате кысаларында, мониторинглаячакбыз һәм гомумән, кирәк булганда, үзгәрешләр кертеп, вәзгыятьне күзәтеп торачакбыз. Нәтиҗәдә, халык өчен иң уңайлы маршрут челтәрен калдырачакбыз, –дип аңлатты район башлыгы Михаил Афанасьев.

Исегезгә төшерәбез, ремонт белән бәйле рәвештә, 1нче номерлы маршрутка үзгәрешләр кертелгән иде: ул икегә бүленде. Бер автобус – базардан алып, күпер төбендәге «Волга посты» тукталышына, ә икенчесе – күпернең икенче ягындагы «Горгаз» тукталышыннан тимер юл вокзалы ягына һәм «Мирный» автовокзалына кадәр йөри. Мондый схеманың никадәр уңайлы булуын вакыт күрсәтер.

Иң күп сөйләнүче коронавирус проблемасына кайтып, Яшел Үзән пассажирлар автотранспорты предприятиесенең пассажирлар һәм хезмәткәрләренең куркынычсызлыгы хакына нинди чаралар кабул итүен дә беләсе килә.

– Махсус чара сатып алдык һәм аның белән тотынгычларны, утыргычларны җентекләп эшкәртәбез. Моннан тыш, битлекләр сатып алу турында карар кабул ителде. Кызганычка, ул хәзер даруханәәрдә юк, шуңа тегүгә заказ бирдек. Дүшәмбе алар персоналга таратылачак, шулай ук, перчаткалар да булдырылачак. Коллектив шәхси саклану чаралары белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк, – дип ышандырды Рамил Садыйков.

Шулай да, сакланганны саклармын, дигән. Кадерле укучыларыбыз, әгәр дә сезнең җәмәгать урыннарына чыгарга катгый ихтыяҗ юк икән – өйдә утырыгыз. Коронавирус таралу куркынычы арта. Әгәр дә өегездән чыгарга бик тә кирәк булса, саклау битлеге һәм перчаткалар кияргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев