Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күгәйның сугыш чоры балалары хәтерләрен яңарта

Мин,сугыш чоры  баласы Гатиятуллина Гөлсәрия Габдулла кызы,1935 елның 1 маенда Марий-Элнең Бәрәңге районында,колхозчы гайләсендә туганмын

.Сугыш башланганда без апам белән кечкенә идек.Әнием,мин,апам әтине сугышка озаттык.Әнием бик уңган иде:кул эшләре эшләп,бәрәңге утыртып,без ач булмадык.Әтием сугышта яраланып,бик озак госпитальләрдә яткан.Авырый-авырый булса да,безне сөендереп авылга кайтты.Мин үзем мәктәптә 7 сыйныфта белем алып,педучиәега укырга кердем.Анда 2 ел укыгач,кулга паспорт алгач,укуны ташлап,Йошкар-Олага китеп,эшкә урнаштым.Ул вакытта паспорт алу бик кыен иде.

Авылдан,әти-әнидән аерылып-китеп,чит җирләрдә йөрисе рәхәт

булмады.Чөнки яшь идем.буйга да кечкенә идем.Тимер юлга эшкә урнаштып

эшли башладым.Ул вактта Нурул өлкән кондуктор булып эшли иде.Ул миңа

абыем кебек булды,7 яшькә олы иде.Шулай сөйләшкәләп йөри торгач,ул миңа

тәкъдим ясады.Мин икеләнеп йөргәндә,авылдашлары килеп,яхшы гаиләдән дип

күндерделәр.Шулай итеп 1957 елда Күгәй авылына килен булып төштем.Бер дә

үкенмәдем,әти-әниседә бик сөенеп каршы алдылар.  Нурул үзе дә дөнья бәясе

кеше иде, бик акыллы, эшчән булды. Без 5 бала үстердек. Әби-бабайлар да

балаларны үстерештеләр. Балалар үз тормышлары белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев