Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күгештә бик «эссе» булды!

Моның сәбәбе термометр күрсәткән 30 градуска якын эсселек кенә түгел, җәмәгать! Биюләр, күңелле җырлар, гомер катнашып карамаган бәйгеләр һәм Шәүкәт Миңнуллинның бәйрәмне алып баруы - күгешлеләр һәм кайткан кунакларның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен.

Сабантуйда күптән булганым юк иде, дип әйтә алмыйм, булдым һәм ел саен берничә җирдә. Тик баштанаяк бәйрәм эченә чумып, конкурсларда катнашып бәйрәмнең бөтен тәмен тоеп күңел ачканымны хәтерләмим. Кызыксынучанлыгым җиңде - мин уенда! Алып баручы Шәүкәт, алда ни көтәчәген аңлатып та тормыйча, парларны гаилә бәйгесенә чакырды. Ничек түзеп утырасың инде?! Шәүкәтнең, хәзер мин боларны кызык итәм, дигән уйлары тормышка ашты. Кызык кына түгел - аяк-кулларым әле дә авырта! Кыскасы, мине - ирем, мин - иремне күтәреп йөреп, кулларыма шырпылар кереп беткән иде. Рәхәтләнеп көлдек тә, тамашачыны да көлдердек.
Саллы бүләкләр, төрледән-төрле бәйгеләр тамашачыга караңгы төшкәнче өйләренә таралышырга мөмкинлек бирмәде. Аларда катнашырга теләүчеләрнең булуы шатландырды, ләкин андый кыюларның аз булуы - көендерде. Хәтта мине, эштәге кешене дә мәйдан үзенә җәлеп итте, фотоаппаратымны ташлап, уенга катнашмый булдыра алмадым. Калганнарның утырып торырга ничек йөрәге түзгәндер?! Бииик ялынып сорагач кына Күгеш, Әрә, Айдардан катнашучылар чыкты. Шундый халыкчан бәйрәмдә үз авылдашларың алдында оялган булып утыру кирәкме икән?.. Активрак булыйк - бер генә яшибез бит. Ә гомумән алганда, авыл Сабан туе белән бер бәйрәмне дә чагыштырып булмый - аның җаны бар, эмоцияләр ташып тора. Чакыруыгызга мең рәхмәт!
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев