Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешелекле булып калыйк

Бүгенге көндә илдә коронавирусның икенче дулкыны бар көченә чәчәк атып ята диярсең, чөнки хәзер шәһәр белән авылны аерып тормый, авыручылар саны көннән көн арта гына барган сыман...

Бүгенге көндә илдә миллионнан артык кеше инфекцияне йоктырган, шуның миллионнан артыгы сәламәтләнгән дип сөйлиләр.

Шифаханәләрдә әллә ни ажиотаж булмаса да, авыручылар арасында көндә аралашып йөргән күрше, туган, якыннарның булуы күңелгә әллә нинди шом сала... Участок табиблары белән шәфкать туташларына Раббым түземлек белән сабырлык та бирсен. Элек ОРВИ белән авырганда андый куркуны бөтенләй хәтерләмим, бүгенге көндәге авыручыларның хәлләре бер дә җиңел түгел икәнен, кабат үзең авырып карагач кына беләсең икән ул. Әле март аенда, яңа гына башланган вакытта, кызык итеп, нинди вирус, безгә килеп җитмәс дигән идек, хәзер, кемгә генә шалтыратсаң да, бөтен танышлар, туганнар авырганнар яки хәзер кырылып гаиләләре белән чирлиләр.

Коронавирус инфекция се кискен килеп чыга торган йогышлы авыруга керә. Ул тын юлларын зарарлый икәне хәзер беребезгә дә яңалык түгел инде. Грипп һәм
ОРВИдан тагын бер аермасы – кешенең ис һәм тәм сизүе югала. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә вирус җиңел генә сәламәт кешегә йога. Шушы ун көндә беркемне күрәсе дә, ишетәсе дә килми, өстәвенә якыннарың өчен дә кайгыртасың әле, чөнки син белгән, әле кайчан гына аралашкан кешеңнең үлгән хәбәрен ишетү коточкыч хәл бит... Бигрәк тә алар арасында яшьләр булуы йөрәкләрне тетрәндерә. Хәзер чыннан да бу авыруның нинди куркыныч икәнен аңлый башладык. Беренче көннәрдә танышларның, дусларның читләшүе кәефне төшерсә дә, 12нче көннәргә ияләнәсең икән, ярар, миндә генә түгел, бөтен дөнья белән авырыйбыз диеп, тынычланган булып, Ходайдан түземлек, сабырлык сорап, авыруның ахырын көтәбез.

Хәзер, теге авыру башлангандагы, «үзизоляция» дигән төшенчәне тулаем үзең аңлый башлыйсың. Хәтта балалары булганнар, башкаларга күчмәсен диеп, берүзләре генә тырмашып, авыру белән көрәшеп ята, чөнки йогасыннан курку хисе, хәлнең авырлыгыннан көчлерәк шул. Үзеңнең хроник авыруларың булу, аеруча, шушы авыруга тиз бирешүчән икәнеңне белеп яшәү – бу көн саен дары мичкәсендә утыргандай бит... Бронхит, астма, хроник пневмониясе, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, кан басымы югары булганнарга, аеруча сак булуны сорап, көн саен интернет, телевизордан ишетеп, укып белсәк тә, үзебезгә кагылгач кына аңлыйбыз шул.

Әле авылда беренчеләрдән булып Казан шифаханәсендә ятып кайткан танышымның, елый-елый сөйләгәнен хәтерлим, авыруына түзеп була, менә терелеп кайткач, гомер буе күрешеп, бер-беренә керешеп яшәгән күршеләрең, якын туганнарының килеп түгел, хәтта телефон аша да хәл белмәүләре авыр, дигән иде. Бер карасаң, аңларга була инде ике якны да, берәүләргә сиңа кимсетеп караулары ошамый, икенчеләренең вирус йоктырасы килми... Шәхсән үзем, авырганнан соң бер генә нәрсәне аңладым: ничә еллар, матур өстәлләр ясап, синең түреңнән төшмәгәннәр хәл белү түгел, хәтта чирләгә неңне дә белмәде, яки бел мәгән булып кыланып карады...

Ә бит кайсыбызның кайчан авырыйсы һәм авыруны ничек кичерәсе бер Аллаһка гына мәгълүм. Шуңа күрә, барып хәлен белергә курыксагыз, хәзер телефон һәммәбездә дә бар, шалтыратып, хәл сорашу, авыруларның хәлен җиңеләйтмәсә дә, бу дөньяда үзеңнең кемгәдер кирәкле кеше икәнеңне тою – алга таба яшәү көче өсти торган бердәнбер нәрсә!!! Шуңа күрә, саклану чараларын куллану белән беррәттән, кемнең кем булуы мөһим түгел, ярдәмеңне тәкъдим итү, хәлен сорашу турында да уйласак иде. Якыннарыбыз өчен икеләтә җаваплы икәнебезне онытмыйк! Авыручыларга исән-сау терелеп, аякка басуларын, авырмаганнарга Аллаһымның язмаган эшләре булсын инде! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безне һидаяткә күндереп, халкыбызга инсаф, тәүфыйк кылып, бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле булып, сабыр, түзем булып, изгелек кылып, бар кешеләр белән дус-тату торырга һәммәбезгә дә насыйп кылса иде.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев