25 гыйнварда Мәскәү - Уфа юлында фаҗига чыгып, Азнакайда яшәүче 34 яшьлек ирнең гомере өзелә.
Якынча мәгълүматларга караганда, "Ауди" автомобилен йөртүче 51 яшьлек Чаллыда яшәүче ир Уфа ягыннан Мәскәүгә таба барганда тизлекне арттырып, алдан баручы ике йөк машинасы әйләнеп узарга теләп, каршы юнәлештәге полосаны игътибарга алмаган, нәтиҗәдә каршыдан килүче "Тойота" автомобиле белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Кызганычка, бер гаепсез "Тойота" йәртүче япь-яшь ир ДТП чыккан урында ук үлгән. Ә 48 яшьлек пассажирын җитди имгәнүләр белән Казан РКБсына озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев