Яшәеш
Кеше гомерләре белән шаярырга ярамый
Яшел Үзән прокуратурасы, автомобиле белән юл кагыйдәсен бозган һәм кеше бәрдергән 40 яшьлек Алексей Романовка (исем-фамилиясе үзгәртеп бирелә) гаепләү карары чыгарып, аның эшен судка җибәрде.
Юллар безнең бер генә хатаны да гафу итми. Чөнки ул кеше гомерләре белән бәяләнә. Машина йөртүче кагыйдә бозса, авария чыгарырга, җәяүле игътибарсыз булса, машина астында калуы бар. Юл йөрү кагыйдәсен үтәү ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен түгел, безнең үзебез өчен кирәк. Менә шулай, агымдагы елның маенда Норлат - Акъегет юлында чыккан юл-транспорт фаҗигасе аеруча кызганыч тәмамлана.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Светлана Чугунова сүзләренә караганда, прицеплы «Лада 219410» автомобилен йөртүче Романов юл йөрү кагыйдәсен бозып, тизлекне арттырган һәм машинасын каршы юнәлешкә чыгарган. Нәкъ шул вакытта каршыдан килә торган «Лада-210740» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Лада-210740» автомобиленең арткы утыргычында утырып барган пассажир хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.
Авария чыгаручы Алексей Романов үз гаебен тануга таныган. Суд булганчы беркая китмәскә кул да куйган, әмма аның гаебе белән үлгәннең генә гомеренә бер секундта нокта куелган. Шуңа күрә руль артына утыргансың икән, үзең турында гына түгел, башкалар турында да уйларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев