Яшәеш
Кеше гомерен 13 ел төрмә алмаштыра алмый
Шушы көннәрдә генә Яшел Үзән суды 44 яшьлек Виталий Калаевка хөкем карары чыгарды.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова сүзләренә караганда, хөкем ителүченең гаебе исбатланган. Җинаять 2016 елның 5 февралендә кылынган. Карамалы Тауның Советская урамындагы йортта Калаев белән 47 яшьлек Кулагин бергә аракы эчеп утырганнар. Исергәч, алар арасында ызгыш чыккан. Калаев шешәдәшен кыйный башлаган. Йодрык белән җиңә алмагач, салкын коралга күчкән. Нәтиҗәдә ул корбанының башына һәм муенына 17 тапкыр кадаган. Кулагин алган җәрәхәтләреннән шул урында ук үлгән.
Калаев кылган җинаять эзен югалту максатыннан чыгып, йортны ут төртеп яндырган. Мөлкәт янып, 305567 сумлык зыян килгән.
Хәзер бу кешегә кылган җинаяте өчен каты режимдагы төзәтү колониясендә 13 ел утырырга туры киләчәк. Әлегә хөкем карары үз көченә кертелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев