Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешеләрне алдалап, үзең алданасың

Бер үсмер әтисенең аны ярминкәгә салам эшләпәләр сатарга үзен генә җибәрүенә горурланган. Ул эшләпәләрен арбага төягән дә, юлга кузгалган.

Ике юл чатында ял итәргә туктаган. Чәе кайнап кына чыккач, тояк тавышы ишетелгән һәм егет янына, шулай ук, арбасына салам эшләпәләр төягән атлы килеп туктаган.
– Әй, егет, кайсы юлдан ярминкәгә тизрәк барып җитеп була? – дип сораган.
– Бераз ял итеп алыгыз, – дип тәкъдим иткән егет, конкурент пәйда булуына кәефе китеп.

Теге кеше баш тарткан, шуннан соң егет аңа кыр аша узучы уң яктагы юлга күрсәткән. Хәйләләгән, әлбәттә, чөнки ул юл урман аша уза торганыннан өч тапкырга озынрак булган. «Барыбер миннән алда өлгермәячәксең», – дип мыгырданган егет.

Ул бераз ял итеп алгач, урман аша киткән. Егет инде ярминкәгә барып җитә язган, тик аты туктап калган. Юлда аркылы бик юан имән ауганын күреп, егет үз күзләренә ышанмаган. Агачны әйләнеп үтү мөмкин булмаганлыктан, аңа кире борылып, кыр юлы аша барудан башка чара калмаган.

Өенә кайткач, ул кәефе кырылып, әтисенә сөйләгән:
– Мин бик аз эшләпә саттым, чөнки ярминкәгә соң барып җиттем. Юлымны агач бүлде. Шуның өстенә анда башка эшләпә сатучы да бар иде. Мин аны алдалап озын юлдан җибәрдем, тик ул барыбер миннән алда барып җитте.
– Исеңдә калдыр, улым: кешеләрне алдалап, үзең алданасың, – дигән әтисе.
– Мин үземне алдамадым, – дип аптыраган улы.
– Әгәр дә син аңа дөрес юлны әйткән булсаң, ул сине ауган агач турында кисәткән булыр иде. Менә шулай үзеңне үзең алдаган булып чыгасың инде, – дип аңлаткан әтисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев