Кеше талап баеп буламы инде ул
Җинаять
Хәзерге заманда кешеләрне, нигездә, Интернет аша «чишендерәләр». Кармакка яше дә, карты да бик җайлы эләгә. Әмма урамда да талап йөрүчеләр әледән-әле очрап тора.
Шушы көннәрдә генә шундый озын куллы берәү тотылган.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә 28 яшьлек ир кеше мөрәҗәгать итә. Урамда кич белән билгесез кеше көч кулланып, аның 2000 сумлык наушнигын талап алган.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, оператив-эзләү чаралары уздыру нәтиҗәсендә, талаучының шәхесен һәм кайда булуын ачыклый.
Җинаять кылучы, Яшел Үзән районында яшәүче, беркайда да эшләмәүче 23 яшьлек егет булып чыга.
Ашарына булмаганнан таларга чыккан дип тә әйтеп булмый аны. Кызыкканы – ризык түгел.
Типсә тимер өзәрдәй бу егетнең шундый түбәнчелеккә төшүе шаккатыра. Беркайда да эшлисе килмәүченең бу үзенә күрә егетлегеме, яисә батырлыгымы? Югыйсә, чын батырлык күрсәтерлек урыннар хәзер җитәрлек. Тикшерә китсәң, аның әле башка «геройлыклары» да җитәрлектер.
Хәзерге вакытта тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 161нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүчегә карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип саклау рәвешендә сак чарасы сайланган. Ә тиешле җәзаны суд билгеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев