Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше сүзеннән туеп...

– Сәлам, сезгә, сәлам, кызлар!

Менә шалтыратырга булдым әле, язарга яратмыйм да, килештереп яза алмам да. Шуңа сөйлим генә, ә иҗат итү сезнең эш инде ул, кирәк тапсагыз, хат итеп бастырырсыз. Минем шикелле танышлары һәм якыннары сүзеннән гарык булып, беренче очраган кешегә кияүгә чыгып, хата ясамасыннар иде. Менә шуны җиткерәсем килә...


Мәктәпне тәмамлаганга ун елны билгеләргә сыйныфташлар белән кафега җыелдык. Безгә ул вакытта егерме җиде яшь бит инде, миннән кала барлык кызлар кияүдә, балалы. Һәммәсе үзенеке турында сөйли. Ә минем сөйләрлегем юк. Әлбәттә инде, күбесе түзеп тора алмады, «син кайчан гаиләле булыр­га җыенасың инде, яшь бара бит» кебек сорауларын яудырды.

Шул ук теманы минем якыннарым да бик еш күтәрә иде. Әти белән әни оныклар булуын тели. Ә минем йөргән егетем дә юк иде. Барысы да мине димләргә, таныштырырга омтыла – прәме косасыларым килә. Мин үзем дә бик яхшы аңлыйм яшь барганын да, болай булса, ялгыз калырга мөмкинлеген дә. Үч иткәндәй, тирә-юнемдә бер күңел төшәрдәй ир-егетләр дә юк.

Әни һәрвакыттагыча утка май өсти: «Менә! Сайлансаң шулай була ул! Ленар менә дигән егет иде дә, син отворот-поворот бирдең! Өйләнгән. Күптән түгел күрдем, мунча кадәрле машинасыннан чыгып килә иде!»

Ул хәзер миңа шулай әйтә. Ә Ленар минем арттан йөргәндә башкача сөйләде. Бүтән егетләргә кара, аның әти-әнисе ярлы, диде. Үз башым җилкәмдә булса да, алар сүзе дә колакка кергән инде. Ә хәзер гаилә корасым, бала табасым килә минем дә.

Йорт кирәк-яраклары кибетендә булганда балалы ир белән хатынга карыйм да, көнләшәм. Минем дә шулай ирем белән савыт-саба, урын-җир әйберләре, хәтта туалетка ершикка кадәр бергәләшеп сайлыйсым килә.

Бер көнне безнең эшкә яңа кеше урнашты. Ир - егет! Рамил исемле. Миннән өч яшькә олырак һәм бәхеткә – өйләнмәгән. Мин моны сразу үземә дип билгеләп куйдым. Кыяфәте дә, характеры да ничава кебек. Яңа ел корпоративында якыннанрак аралаштык һәм очраша башладык. Эштә белгертмәскә сүз куештык. Ә өйдәгеләр Рамил турында белгәч, чүт ламбада биемәделәр. Әни инде һәрвакыттагыча паровоз алдыннан чаба, егетемне кунакка чакырырга, танышырга тели, ә мин куркытудан куркып, вакыт сузам.

Бер елдан соң минем кечкенә генә студиямдә бергә яши башладык. Тагын ярты елдан соң мин моңа ультиматум куйдым: йә өйләнәсең, йә аерылышабыз, дидем. Бушка вакыт әрәм итеп яшисем килмәде. Рамил ирем булырга ризалашты. Мин, барлык кызлар кебек үк, романтика – кашлы йөзек, зур чәчәк гөлләмәсе, шатлыклы күз яшьләре теләгән идем дә, булмады. Йөзек турындагы намекларымны аңламады, турыдан бәреп әйтергә туры килде. Әгәр дә мин кымшатмасам, шулай яшәр иде. Үзебез туй теләмәсәк тә, әти-әниләрнең кызларын тиешенчә кияүгә бирәселәре килде.

Өйләнештек.

Аннары ипотекага ике бүлмәле фатир алдык, чөнки балаларыбыз туса, студиядә кысырык булачак. Ремонт ясарга тотындык. Һәм башландыы...

Кем әйтмешли, с горем пополам башкарып чыктык, әмма тормыш шома бармады. Көндәлек мәшәкатьләр, һәрберебез характерын күрсәтү, үз фикерен алга сөрү башланды.

Тиздән аерылышырга карар кылдык.

Рамил белән мин бөтенләй төрле кешеләр булып чыктык. Егетемне рәтләп белми торып, кияүгә чыгарга ашыктым. Үзем гаепле, әлбәттә, тирә-юнемдәгеләрнең сүзләрен тыңладым. Бигрәк тә әти-әниемне. Әйе, алар миңа гел яхшылык кына тели. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты, тик бу әле беренче очраган кешегә кияүгә чыгарга кирәк дигән сүз түгел. Башкаларның сүзенә колак салмаска, аларга иярмәскә кирәк. Тормыш бары тик үзебезнеке генә һәм кем белән, кайчан икәнен үзебез хәл итәргә тиеш. Бу бала табу темасына да кагыла.


Бәйләнмәгез әле, кешеләр! Кайчан язган, насыйбым шунда очрар! Кай­чан язган – шунда бала да табармын, Аллаһ бирса! Алда Яңа ел, була бит шулай кайберәүләрнең, бәлки миңа да бәхет елмаер. Мин моны чын күңелемнән теләячәкмен!

Наилә М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев