Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керемнәре исәпкә алынмый

Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 ноябрь дән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый.

Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилиз ацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.


Җан башына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр әлеге төр түләүләрне алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.


«Баланың әтисе мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган очракта, аның моңа кадәр алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар хәзер мохтаҗлык исәпләгәндә исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле, гаиләгә пособие билгеләүне сорап язылган мөрәҗәгать кире кагылган булса, хәзер аның хатыны яңадан пособие сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турындагы карар чыгарылмаячак, дип билгеләп үтте ПФның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруларны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев