Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемгәдер фен, кемгә – үтүк...

Бу атна башында ук, ягъни 15 гыйнвар көнне, туры эфирда «Яшел Үзән»гә язылучы дусларыбыз җибәргән квитанцияләр буенча вәгъдә иткән шәп бүләкләребезне уйнатып, ун бәхетле абунәчебезне билгеләдек.

Барлык райондашларыбыз­ның туры эфирны күзәтергә мөмкинлеге булмагандыр, ә инде караганнар җирәбәбезнең гадел узуына шикләнергә урын калдырмас, барысы да ачык һәм күз алдында булды.

Бу юлы да икенче тапкыр бүләк отучыбыз бар – ул да булса Яшел Үзәннән Шәүкәт абый Гыйззәтуллин. Менә ничек шулай була икән ул? Шаккатмалы инде менә!

2024 елның беренче яртыеллыгында безнең белән булырга теләгән райондашларыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, бүләк отучыларны чын күңелебездән котлыйбыз! Гел шулай бердәм һәм дус булыйк!

Түбәндәге язылучыларыбызны редакциябездә көтеп калабыз, бүләкләрегезне һәр эш көнендә килеп ала аласыз:

  • • Масаева А.Ш. – Осиново бистәсе – сөлге комплекты;
  • • Гыйззәтуллин Ш.З. – Зеленодольск ш., – фен;
  • • Исмәгыйлева Э. – Бакыр­чы авылы – тостер;
  • • Зарипов Х. – Бузай авылы – китап;
  • • Заһидуллина Р. – Каратмән авылы – урын-җир комплекты;
  • • Мингалиева Р.Г. – Норлат авылы – вафельница;
  • • Сәйфуллин Р. – Түбән Урысбага авылы – поход кәнәфие;
  • • Сәлахова З.Ү. – Зеленодольск ш. – инструментлар җыелмасы;
  • • Гатауллин Р.Р. – Зеленодольск ш. – үтүк;
  • • Гыйззәтова Р. – Олы Карагуҗа авылы – фонарь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев