Заманалар алга барган саен җинаятьчеләр аннан калышмаска тырыша. Хәзер транспортта урлашулар артка калып бара, искелек калдыгы дип уйласак та, алай түгел икән әле.
Югыйсә, җиңел юл белән көч түкмичә генә интернет аша алдаучы «акыллы башлар» күбәеп киткән иде. Кемгәдер телефоннан шалтыратып акчасын алалар, кемнәрдер сайтлар аша алдана, кайсыберләребез ялганга ышанып акчаны үзебез илтеп кемнеңдер счетына сала. Хәзер аның ысуллары миллионлаган.
Яшел Үзән суды, күптән түгел менә шулай шәһәрнең маршрут автобусларында урлашып йөргән 39 яшьлек Наталья Поляковага хөкем карарын чыгарды.
Элек тә берничә тапкыр хөкемгә тартылган гаепләнүче хатын 2016 елның август-октябрендә Яшел Үзәнгә күрше республикадан килеп, кыңгыр гамәлен кылып йөргән. Маршрут автобуслары төп кәсебе урынына әйләнгән. Игътибарсыз пассажирларның сумкаларыннан яисә кесәләреннән акча янчыкларын урлаган. Әмма, белгәнебезчә, урлашып йөрүләрнең дә бит ахыры була. Шундый уңышсыз очракларның берсендә аны эләктергәннәр дә инде. Бу хатынның пассажирлардан барлыгы 50 меңләп сум акча урлаганлыгы ачыкланган. Аңа карата җинаять эше кузгатканнар.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова сүзләренә караганда, гаепләнүче суд барышында үз гаебен тулысынча таныган һәм судның аны аерым тәртиптә каравын сораган. Әлбәттә, суд аның үтенечен дә, гаебен тануын да, кылган җинаятенең рецидивын да исәпкә алган. Нәтиҗәдә суд дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән ризалашып, аны 4 елга колония-поселениегә җибәрү турында карар чыгарган.
Әлфия Зыякаева
Нет комментариев