Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кем тизрәк эчүгә сабыша: хатын-кызмы, ир-атмы?

Алкоголь турында уйдырмалар, алкогольның зыяны.

Алкоголь турында уйдырмалар

Салкын тигәннән булыша, имеш. Чынлыкта, иммунитетны киметә, шуңа алкоголь эчүчеләр ешрак авырый.
Аппетитны күтәрә, имеш. Чынлыкта, гас­трит, ашказаны җәрәхәте, панкреатит китереп чыгара.
Кәефне күтәрә, имеш. Яхшы кәеф белән наркотик исереклектән туган юләрсемәклекне бутамагыз.
Арыганлыкны бетерә, имеш. Чынлыкта, баш мие кабыгы активлыгын параличлый һәм юләрсыман мыштырдавыклыкка китерә.
 

Стресстан чыгара, имеш. Юк, ул вакытлыча наркоз эффекты бирә, ә аннан чыгасы тагын да авыррак.
Йокыны яхшырта, имеш. Алкоголь наркотик йокыга кертә һәм еш кына ул психоз белән тәмамлана.
Потенцияне күтәрә, имеш. Еш эчүчеләрдә ирләр гормоны – тестостерон кими һәм нәтиҗәдә импотенциягә китерә.
Куркуны бетерә, имеш. Юк, ул бары тик аңсызлыкка һәм контрольне югалтуга китерә.
 

Җылыта, имеш. Бу иллюзия. Өске, тире астындагы кан тамырларын киңәйтеп, көчле җылылык бирә һәм аннары туңуга китерә. Шулай бер генә балыкчы харап булмады инде...
Депрессиядән булыша, имеш. Кызганычка, ул аны тирәнәйтә генә. Еш кына үз-үзеңә кул салуга этәрә.
Йөрәк өчен файдалы, имеш. Алкоголь – кардиотоксик агу. Эчүчеләрнең иң еш үлем сәбәбе – йөрәк өянәге.
Организмны токсиннардан чистарта, имеш. Үзе токсин (агу). Зарарлы матдәләрне организм­нан бавыр һәм бөерләр чыгара.
 

Дуслыкны ныгыта, имеш. Мондый дуслык акчагыз беткәнче генә дәвам итә.
«Каты» эчемлекләр – начар, аз градуслылары – яхшы, имеш. Ничә градуслы булуына карамастан, алкоголь – наркотик булып кала. Хәтта сыра эчеп тә, аң югалтырга мөмкин.

Алкоголь безне нишләтә?

Спиртлы эчемлекләр, беренче чиратта, баш миен һәм нерв системасының башка өлкәләрен зарарлый. Ә аны еш куллану – бөтен организмга тискәре йогынты ясый.

Бавыр:

  • токсик гепатит тарала;
  • бавыр күзәнәкләре үлә һәм тоташтыргыч тукымага әйләнә, бу церрозга китерә;
  • үзенең организмны зарарсызландыру функциясен үтәми башлый.

Йөрәк:

  • ритмы бозыла, төрле аритмия (иң авырына кадәр) үсеш ала;
  • йөрәк мускулы зарарлана, миокард күзәнәкләре тоташтыргыч тукымага әйләнә, йөрәк тышчасы юкара һәм тартыла;
  • хроник йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге, ишемия, инфаркт.

Ашказаны асты бизе:

  • алкоголь белән агулану кискен панкреонек­роз булдыра һәм перитонитка китерә, бик авыр дәвалана;
  • хроник панкреатит үсеш ала, ашказаны асты бизе тукымалары «яңадан туа».

Кан:

  • бик мөһим витамин һәм микроэлементлар дефициты туа;
  • фолий кислотасы һәм тимер җитешмәгәнлектән анемия барлыкка килә.

Кан тамырлары:

  • алкоголь – атеросклероз үсеше куркынычының төп сәбәбе;
  • югары кан басымы, бигрәк тә айныганда;
  • гипертоник криз инсультка китерергә мөмкин.

Репродуктив система:

  • ирләрнең күкәйлекләре структурасы үзгәрә, җенес гормоны эшкәртелү кими, эчкеченең тышкы кыяфәте ямьсезләнә;
  • хатын-кызларда климакс 10-15 елга алданрак башлана, күкәй күзәнәкләре өлгерми башлый, гормональ дисбаланс аркасында ирләр кыяфәте керә.

Статистика: якынча, алкоголь кулланучыларның 30%ында цирроз, ә тагын 15%ында – бавыр яман шеше үсеш ала. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларда май гепатозы, гепатит һәм башка патологияләр барлыкка килү куркынычы күпкә арта.

Эчмә, гүзәл зат!

Хатын-кызлар тизрәк эчүгә сабыша, дигән сүзләр хаклыкка туры килә. Чынлап та, аларга мондый бәйлелеккә тару өчен уртача өч ел җитә, ә ирләрдә бу авыру унар ел дәвамында үсеш ала. Бу хатын-кыз организмының төзелеш үзенчәлекләре белән бәйле. Организм­нарында ирләрнекенә караганда суның һәм гәүдә авырлыгының кимлеге, тигез шартларда, канда алкоголь концентрациясенең югарырак булуына китерә.

Хатын-кызларда алкоголизм соңрак – уртача – 26, ә ирләрдә 23 яшьтә үсеш ала. Әмма авыру нәфис затларда тизрәк көчәя һәм алар инде 7 елдан дәвалануга мөрәҗәгать итә. Ирләр ике тапкырдан артыграк – 16 ел «түзә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев