Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кем күбрәк гаепле: эчүчеме әллә аны «каплаучымы»

...Мине менә шундый нәрсә борчый әле, җәмәгать: эчкән кешенең бу гөнаһын даими «йомып калу», аңа ярдәм булып саналамы, яки начарлык теләүме?

Әйе, эшен югалтмый, тормышын алып барырга хезмәт хакы бара. Әлегә. Бу бит вакытлыча! Тора-бара ул бит бөтенләй чыга алмаслык упкынга чумачак. Аннары ул кемгә кирәк?...

Хәзер, кызганычка, акчага бөтен нәрсәне сатып алырга була: медицина белешмәләре, дипломнар, права, сакчы таныклыгы. Алар хәзер туксанынчы еллардагы кебек җир асты юлларында, караңгы почмакларда сатылмый, әмма юлларын белүчеләр бар.


Минем күз алдымда эштә шундый хәл булган иде. Бу больничныйлар электрон вариантка күчкәнче, берничә еллар элек. Моны күрер­гә тиеш түгел идем, әлбәттә, тик шулай килеп чыкты. Бер хезмәттәшебез (хатын-кыз) салырга ярата, прәме запойга китеп, биг­рәк тә хезмәт хакы алгач. Һәм бу хәлдән, ял көннәреннән соң, еш кына ул үзе чыга да алмый. Мин язасы очрак вакытында атнадан артык эшкә чыга алмады, ире белән егылып китеп, кипмичә эчтеләр. Һәм аның авырып түгел, ә нәкъ менә яшел елан кочагыннан чыга алмаганын эштә күпләр белә иде.Гөлнур (исемен алыштырдым) «больничныйдан» чыккач, әлбәттә инде аның бернинди дә медицина белешмәсе юк иде. Әмма «мир не без доб­рых людей». Сезнең акчага, кем әйтмешли, любой каприз. Аңа ярдәм итәрлек кеше табылды һәм моны ул алдын-артын бик карамый эшләде. Бүлек җитәкчесе минем алда Гөлнур янына килеп, кадрлар бүлегенә тапшыру өчен, дәшми генә өстәленә больничный кәгазе куйды. Аның өчен күпме түләгәнен әйтә алмыйм, белмим.


Менә шундый хәлдән соң җитәкчегә карата хөрмәтем кимеде. Коллективта тәртип шундый булыр­га тиешме? Белешмәдә язылганча гади ОРВИ белән авыручының ярымшәрә һәм айнып та бетмәгән килеш эшкә чыгуы нормаль күренешме?

Әгәр дә аңа шундый «ярдәм» күрсәтүчеләр табылмаса, эштән куылуыннан курыкса, бәлки алкоголизмнан дәваланып карар, үзен кулга алырга тырышыр иде. Ә болай әлегәчә эчә. Безнең үгет-нәсихәтләрдән көлә генә. Бер яктан, бу башбаштаклыкка күз йомган җитәкчене дә аңлыйм, балаларын кызгана торгандыр, Гөлнур эшсез калса, алар ач булачак бит. Иреннән толк юк та юк, бер эштә дә озак тоткарланмый. Ә минем барыбер хезмәттәшемне бу авыруыннан дәвалатасым килә.

Сез ничек уйлыйсыз? Әйтәләр әйтүен, хатын-кызны алкоголизмнан дәвалап булмый дип, тик ул бит әле бөтенләй беткән түгел, эшкә йөри, тик менә соңгы елларда йөзенә чыкты инде эчәргә яратканы. Әйтегез әле, кем гаепле: эчүчеме, әллә аның бу гадәтен гел «йомып» килүчеме?

Ә.С., Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев