Исегезгә төшерәбез, ТРның «Халык контроле» ГИСында кулланучылар өчен матди бүләкләүләр кертелде. Матди түләүләр 1дән алып 3 мең сумга кадәр булып, аны Татарстан Республикасының барлык гражданнары да ала ала. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин җавап бирә.
- Моның өчен иң беренче чиратта ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында теркәлергә кирәк (https://uslugi.tatarstan.ru/). Аннан соң «Халык контроле» бүлегенә кереп, хокук бозу факты ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очрагы турында уведомление бирелә. Ә бу уведомлениене түбәндәге категорияләр буенча җибәреп була.
Әйтик, «Сәүдә кагыйдәләрен бозу»: алкоголь продукциясен 22 сәгатьтән соң сату, сәүдә предприятиесенең балалар, медицина учреждениеләре янында урнашуы, алкоголь эчемлеген лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында, контрафакт алкоголь эчемлеген, «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы эчемлек сату.
«Җәмәгать туклануы»: җәмәгать туклануы предприятиесенең алкоголь продукциясен сатуга лицензиясе булмау, мондый предприятиенең балалар һәм медицина учреждениеләре янында якын урнашуы.
«Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) әйләнеше»: эчемлекләрне легаль булмаган шартларда җитештерү, йөртү, эшкәртү.
Шундый фактлар хәбәр ителү белән вәкаләтле вазифадагы затлар тикшерү уздыра. Фактлар ачыкланса, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчеләргә акча түли.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.
Нет комментариев