Кем бәрелә, кемнедер бәрдерәләр
Узган атнада 331 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Штрафын вакытында түләмәгән 12 машина йөртүче ачыкланган. Матди зыян килгән 47 ДТП теркәлгән, шуларның икесендә кеше имгәнгән.
7 сентябрьдә Йошкар-Ола юлы ягында Яшел Үзәннән Казанга баручы ВАЗ 21144 16 яшьлек кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә Зыян күрүченең бәхете бар икән: больницада ярдәм күрсәтелгәч, өенә кайтарып җибәрелә.
8 сентябрьдә Гәр - Яшел Үзән перегоны тимер юлында 31 яшьлек Шевроле Лачетти йөртүче Жуковский урамыннан Гайдар урамына барганда, светофор сигналына карамастан, шлагбаумсыз тимер юл переездына килеп керә һәм Йошкар-Оладан Юдинога баручы 50 вагонлы тепловозга килеп бәрелә. Менә монысының, чыннан да, бәхете бар рульдә утыручы да, пассажиры да исән кала. ДТП тепловозны 2 сәгать 20 минутка тоткарлый.
Фото https://www.youtube.com/watch?v=esrrCjB2k70
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев