Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемне борчыган хисләр

Дөньядагы хәлләргә эч поша, пошмаска мөмкин дә түгел. Нишләпләр бетәрбез, кайларга барып чыгарбыз.

Халык үзе дә паника тудыра. Менә ул ярма-шикәр комы ише нәрсәләрне нигә күпләп сатып алырга? Бәя арттыру өчен сатучыларга шул гына кирәк бит инде. Шуны да аңламыйлар. Үзләре тигез урында товарга дефицит ясап, бәяләрен арттыруга шәп мөмкинлек тудыралар да, аннары зарланалар. Кайберәүләр әле сигез ел элек алган карабодайларын, тоз ларын ашап бетерә алмыйдыр.

Әйй, кызлаар, йөрәгемдәге сагышларга чыдый алмаганнан шалтыратам. Әле ярый сез бар, гел сезгә бушатам күңелемне, аннары гәҗиттән укыйм да, тынычланам. Үзенә күрә бер психологлар кебек сез хәзер бу «Күңелемдәгесен әйтәм»егез белән. Авылга кайтып килдем бит әле. Күптән кайтмаган идем. Кыен ла буш йортка, әллә ничә бик ачып керүләре. Ничә бала тәгәрәшеп, шау-шу килеп үскән нигез бит ул! Ә хәзер ятим менә. Сагынуымны басармын дигән идем, йөрәгемне кузгатып килдем. Һәр почмакта хатирәләр, кая гына күз салсаң да – әти-әни...

8 март җиткәнче үк, миңа чәчәк аласы булма, дип иремә әйтеп куйдым. Ул бер-ике көннән чүп чиләгенә ташланасы акча муры гына бит. Ә бәясе? Ул суммага күлмәк алырга була, ләбаса! Зато кия сең рәхәтләнеп бер-ике ел. Шулай да 9 март көнне базарга керергә туры килде, чәчәк сатучылар тирәсенә кызыксынып күз салдым: сатканнар, малай! Почти буш утыралар, дөнья хәтле сатканнар. Шул бәягә дә егылып китеп алучылар бар инде. Кызыкмыйм бер тамчы да, өч көнлек кенә бит ул, ә бүләк, минемчә, истәлеккә калырлык булырга тиеш.

Шул урамнардагы эт көтүе турында шалтыратам әле тагын, кызлар. Тотып, колакларына биркалар асалар инде, әйеме. Әмма ул аларның тешләрен дә коймый, авызларын да томаламый һәм менә үз күзләрем белән күрдем, бәбиләргә дә комачауламый икән. Ул яшел нәрсәләрне колакларына беркеткәнче, аларга стериллизация ясалырга тиештер бит. Күрәсең, моны эшләп тормыйлар, чөнки төркемнәрендә яшь көчекләр дә бар. Кабат артырлар инде. Мәңге бетәчәкләре юк, әнә, бер хатынга анда подъезддан чыккач ук ябырылганнарын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев