Күңелемдәгесен әйтәм
Автобуста солидный-солидный ир кешеләр күренә башлады. Бензин бәясе бу абзыйларның да кесәсенә «суга» ахрысы!
***
Социаль пакетны натуралата ягъни дарулар белән алу өчен үз кулыбыз белән гариза язып бирдек бит! Әй бу өлкән кешене! Менә инде ярты елдан бирле больница юлында йөрим, миңа кирәкле даруларга рецепт язып бирүче юк. «Ник сез, медсестрагызның сүзенә карап, акчадан баш тарттыгыз?! Үзегез гаепле бит, апа!» – дип тора бит участок врачы да. Авыл фельдшерына сүз килмәсен дип, шулай эшләгән идек инде... Киләсе ел өчен гаризаны яңадан язарга туры килер.
***
Ел да февраль аеннан ук помидор рассадалары утыртам. Күз карасы кебек саклап үстерәм. Инде вакыты җиткәндер дип машинага төяп авылга алып кайтабыз, кайберләренең бит помидорлары да бар, сөенәм инде үз яшелчәбезне ашыйм дип. Һәм елдагыча, без ачык грунтка чыгарып утырткач кына, үсентеләрем юк була. Утырыплар елардай булам, тик бер ни эшләп тә булмый. Башка алай азапланып, утыртып йөрмәм инде дип, сүз бирдем быел үземә.
***
Көтү чыккан авыллардан көнләшәм дә инде! Әй бәхетле шул авыллар! Ул иртүк торып күршеләрең белән сөйләшә-сөйләшә урам буйлап сыер-сарыкларны авыл башына кадәр озатып барулары үзе бер күңелле ләбаса! Юк инде, яшьләр дә ялкау хәзер, сыер түгел тавык та асрамыйлар бит, юньсезләр! Ә кемнәрдә терлек бар, үз иркендә йөриләр шунда кеше бакчасын таптап. Андый хуҗаларга саллы гына штраф түләтәчәкләр дип ишеткән идем, түләтсеннәр! Бәлки, көтү оештырырлар.
***
Базарда ачык һавада бәрәңге сатып торалар. Көне буе кояшта торган бәрәңгедән агулы матдәләр бүленеп чыгуын барыбыз да белә бит инде. Миннән киткәнче, иясенә барып җиткәнче, дип утыралар. Базар җитәкчелеге ни карый?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев