Күңелемдәгесен әйтәм
Бу боз кичүенең бәясен әйтәм әле, бигрәк арттырып куйганнар инде. Аллаһ Тәгалә биргән табигый боздан акча ясап утыралар бит, ә! Әйе, бәяләр ел саен арта бара, ну 50 сумга күтәреп куюлары башка сыймый. Хәзер эшмәкәрләрнең күзенә акча гына күренә ахрысы, билләһи.
Җир паена икмәкне мин Бакырчыда яшәүче карчык Олы Ачасырга барып алырга тиеш булам икән. Балаларым хөкүмәт эшендә хезмәт куя, ялга гына бушый алалар. Әле якшәмбе көнне бирмиләр дә икән дип ишеттем. Бу җитәкчеләрнең мәгънәсезлегенә исең китмәле инде. Әле бит япа-ялгыз карчыклар да юк түгел. Һәр авылга кайтарып таратырга булмыймы икән ул икмәкне?!
***
Райондашларыбызның спорт белән шөгыльләнүләрен газетада укып, кызыгып куйдым. Берничә авылда ясалма шугалак та төзеп куйганнар. Ә бездә күз алдына китерәсезме: биш күл бар, ник шуларның берсе хоккей уйнарлык, тимераякта шуарлык итеп чистартылсын. Безнең авыл балалары, яшьләре гел интернетта гына утырамы икән соң?
***
Ул җәяүлеләр йөри торган юлларны нәкъ менә халык эшкә, ә балалар ташкын булып мәктәпкә агылган вакытта чистартырга кирәктер шул! Өстеңә, йә артыңнан дөбер-шатыр зур трактор ыжгырып килгәндә, астында калмас өчен кая качып котылырга белмисең! Аллаһ сакласын, эңгер-меңгер вакытта әле рәтләп йокысыннан да айнып бетмәгән мәктәпкә баручы бала, вакытында тайпылып та өлгермәскә, йә булмаса каушаудан таелып та егылырга мөмкин бит. Кар эттерү кебек эшләрне ачы таңнан торып башкарырга хәлләреннән килми икән, һич югы бер ярты сәгать алдан булса да төгәлләсәләр яхшы булыр иде.
Фото архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев