Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Газетагызда басылган ачык хатны борчылып укыдым. Мин әйтәм икенче юлы андый кешеләрнең исем-фамилияләрен әйтеп языгыз әле. Бөтен кеше белеп торсын!

Паркта яшьләрне карап йөрим дә, йөрәгем әрни: күбесендә ертык джинсы. Инде беркөнне күзем кызларның шарфына төште: аның шаламалыгы, үзен хөрмәт иткән кеше шундый ертык кием кияме соң инде?! Әти-әниләре кая карый икән бу балаларның?! Мода дип, хәерче кебек йөрергә димәгән бит инде. Бу яшьләрнең юләрлеге генә түгел, моның төбендә нидер ята дип уйлыйм.

***

Газетагызда, балаларга мәктәптә кар көрәтергә хокуклары бармы, дигән сорауны укыдым да, шартлар дәрәҗәгә җиттем. Хәзергеләр бәгырь кисәкләренә хәтта кар көрәтергә дә каршы бит! Без укыган чакларны искә алам да, ничек үлмәдек икән соң дим. Кар көрәү ерунда гына иде инде ул башкасы белән чагыштырганда. Иртә яздан тотынасың колхоз, мәктәп эшендә чиләнергә, кар ятканчыга кадәр. Ул салкын базда орлыклык бәрәңге чүпләү, кыр буенча калган саламнарны яндырып йөрү, чөгендер, бәрәңге, суганны әйт­мим дә... Бүген чирле, гарип буын үстерәбез. Иҗтимагый эшләрдә эшләп чыныкмаган бала күршесенә дә, туганнарына да, хәтта әти-әнисенә дә ярдәм итми ул. Ничек оялмыйлар шулай дип сорарга?! Тир түкми, әзергә-бәзер яшәп үскәннәр әти-әнисеннән машина, фатир көтеп утыра да инде. Уф, җен ачуымны чыгардыгыз бу язмагыз белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев