Күңелемдәгесен әйтәм
Ут, телефон квитанцияләре бергә вакытында, газныкын аерып калдырып, соң китерәләр. Нигә алай итәләр икән аны?
Ут, телефон квитанцияләре бергә вакытында, газныкын аерып калдырып, соң китерәләр. Нигә алай итәләр икән аны? Элек уңайлы иде, берьюлы түлисең дә – җаның тыныч! Ә хәзер бер квитанция өчен Танайга барып йөрисе. Без олы кешеләр, җәяү йөрергә авыр, авыл башына чыгып бассаң, тагын акчасы кирәк. Бу оешмаларда үз уңайлыкларын гына кайгыртып утыралар, бераз гына булса да халыкны да уйласыннар иде. Элеккеге кебек булса нишли инде? Барыбер счетчик буенча түлибез бит! Әллә каян әллә нинди мөгез чыгаралар шунда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев