Күңеле белән бүген дә штурвал артында
"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" вәкилләре Яшел Үзән шәһәренең мактаулы гражданы Сирен Гади улы Солтановны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Сирен Гадиевич заводта 1961 елдан бирле эшләде. Су транспорты цехы капитан булып башлый ул хезмәт юлын. 1976 елдан 2002 елга кадәр шул ук цехның начальнигы була. Заводта гомуми стажы - 41 ел. Күп кенә хөкүмәт бүләкләре иясе. Бүген укучыларыбыз игътибарына аның завод, анда хезмәт юлы белән бәйле истәлекләрен тәкъдим итәбез.
-Яшел Үзәннең Горький заводы үз вакытында һава мендәрләрендәге "Скат"ларны төзи иде. Беренче заказны 30 градуслы салкында сынарга туры килде. Чыгар алдыннан идарәнең гидравлик системасын, системадагы майны тикшердек, рычагларны карадык та Идел буйлап киттек.
Кораб бозда җиңел генә шуып бара, борылуы да яхшы, проекттагы тизлек тә саклана. Барлык сынаулардан соң, корабны затонга бордым. Шулчак алда кечкенә генә утрау күренде һәм ул зур тизлек белән безгә якынлаша кебек.
Мин артка бирүче рычагларга басам, әмма алар мине тыңламый, кораб утрауга таба баруын дәвам итә. Шунда мин бөтен көчем белән рычагларга яттым, алар хәтта бөгелделәр. Кораб шулай да утрауга килеп менде һәм аны узды. Мин двигательләрне сүндергәч, тяга винтларын туктаткач кына затон бозы өстендә туктап калды. Туктап калган "Скат"тан 5 метр ераклыкта бер балыкчы утыра һәм кайдандыр килеп чыккан шушы могҗизага карап шаккаткан иде.
Системадагы май куерган һәм торбалар буенча ага алмый булып чыкты, шуның аркасында көчкә авария булмыйча калды.
Икенче "Скат"ны да кыш көне сынарга чыктык. Кораб алга тиз бара, кинәт кенә Ременниково районында җылу ( елга-күлләрдә кыш көне катмаган ачык урын) пәйда булды. Заказның җылуга килеп керүе булды, резин итәк астындагы һава чыга башлады. Корабның гәүдәсе бозда, ә борыны җылуга тия иде. Тагын бер мизгелдән кораб боз астына китәргә мөмкин. Мин хәтта куркырга да өлгермәдем, әмма бүрек астында чәчем үрә торды, маңгайга кайнар тир бәреп чыкты.
Өченче очрак җәй көне булды. Сынауларга Идел буйлап аска таба киттек. Тимер юл күперенә кадәр барып җитми генә корабны бора башладым. Төньяктан көчле җил исә, ул, ходовой винтлардан чыккан эшкәртелгән һаваны да эләктереп алып, кире тутыра. Тизлек артты, 85 узелга кадәр . Безне тиз генә күпер баганаларына таба өстери. Күпергә җитәргә 10 метр кала корабны ничек бора алганмындыр, хәтерләмим.
Менә шулай, Без - "Скат"ны, ул безне сынады!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев