Кечкенәдән калган курку
...Яз җиткән саен, күңелемдә балачактан калган хатирә яңара.
Язда гына да түгел, дөресен генә әйткәндә, минем Идел аша боз аркылы гына чыгып, авылга да кайткан юк. Куркам...
Һәркемнең хәтерендә балачагыннан калган кабатланмас истәлекле вакыйгалар, хәлләр саклана. Миндә дә бар. Урамыбызда кызлардан яшьтәшләрем юк, гел малайлар гына иде. Шуңа малайлар белән уйнап үстем. Бармаган җир, кермәгән тишек калмый иде, әбиләребез әйтмешли, этләр кебек идек. Унике яшьләр булгандыр, авылда бала-чага өчен махсус күңел ачу, уен урыннары юк иде бит, кем нинди һәм кайда кызык таба, шулай уйный, үзебез уйлап чыгара идек әллә ниткән уеннар. Без өчәү: Марат, Фәрит һәм мин. Син кыз, безнең белән йөрмә, дип, читкә тибәрмәделәр, бик дус үстек. Без елга буен үз иттек: җәй көне коенабыз, балык тотабыз, ә кышларын боз өстендә мәш киләбез. Елга безнең авылдан читтәрәк, ә ярлары текә иде.
Хәзерге кебек үк, бала чакта да язны көтеп ала идек. Әмма ул елны яз быелгы кебек озак килде. Авылда тагын да сизелә әле ул, чөнки кар да күбрәк, шәһәргә караганда салкынрак та. Вәт, март башы булса да, язның исе дә юк, кар көртләре ята, елгада боз селкенмәгән дә. Гадәттәгечә, малайлар мине кереп алды, кояшлы көн иде. Башта нишләргә белмичә селкенешеп йөрдек, аннары Фәрит елганың теге ярында ниндидер куакта кызыл җимешләр күргәнен әйтте. Кызык бит инде, Марат белән минем дә күрәсе килә. Киттек. Чынлап та, бар икән, тик аны авыз итәр өчен елганы аркылы чыгарга кирәк. Безнең өчен бу проблема түгел, әле боз ята бит. Шулай да, кыз булгангадыр инде, минем күңелгә шом керде: ә боз кузгалса? Малайларга куркуымны күрсәтәсе килми бит, киттем болар артыннан.
Ул гөлҗимеш булып чыкты, башта өшегән җиләкләрне ашадык, аннары атышып уйный башладык. Чыр-чу, мәш килеп уйнаган вакытта бер мәлне миңа куак бездән ерагая кебек тоелды. Әйтерсең үзебез йөзеп киттек. Күзләремне уып, тагын карадым – әйе, шулай. Ниһаять, Фәрит белән Марат та сизеп алды. Гөлҗимеш куагы селкенми дә җирдә үсеп утыра, ә без ерагаябыз.
Безнең аяк астында боз ярылды! Өчәүләшеп ярга ташландык. Әмма һәр адымыбыз саен боз ватыла бара. Котларыбыз очып, кәҗә бәтиләре кебек, бер боз кисәгеннән икенчесенә сикерәбез. Инде көлке качты, мин шәхсән боз астына китүдән бик курыктым.
Марат белән мин ярга сикереп өлгердек. Бездән ярты метр артта калган Фәрит, яр читендәге бозлы суга егылды. Минем башымда коточкыч уйлар бөтерелде, Фәрит судан чыкмакчы булып тырыша һәм кычкыра. Башы белән бозга бәрелеп, чак аңын җуймады. Иң куркынычы – без Марат белән аңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз – су астына гына китәр идек. Ярдан кычкырып, аңа куллары белән этенеп, бар көченә ярга йөзәргә куштык. Ярда үскән тал ботагына ябыштым, өстенә ятып, Марат белән аны бата язган Фәриткә бөгеп төшердек һәм ул аны эләктереп алды. Ярга тартып чыгарган дустыбызның калтыраудан тешләре-тешкә тими иде. Мин Фәриткә үз башлыгымны салып кидерттем, ә Марат курткасын. Өйгә кайтырга бик тә курыктык, әмма ашыгырга кирәк иде.
Фәритнең әти-әнисе безнең өчебезне башта озак итеп әрләде, аннары рәхмәтләр әйтте. Марат белән мин, котларыбыз ботларыбызга төшүгә карамастан, үзебезне чын геройларча хис иттек. Фәрит ике атна авырып ятты, мәктәпкә йөрмәде. Шуннан бирле язын боз ныклыгын тикшереп караган булмады – ул вакыйга безнең гомергә җитәрлек тәҗрибә булды.
Мондый хәлләр безнең заманда үскән һәр бала башыннан узгандыр ул. Гел урамда идек бит, кем карап бетергән безне?! Бу хатны язарга, газетада басылган Ирек Сафинның балачак хатирәләре дә этәргеч булды. Аны да рәхәтләнеп укыйбыз.
Газета бик эчтәлекле, укырга әйбер күп, шулай чыгып кына торсын. Зур рәхмәтләребез, сезгә, кызлар, тырышасыз.
Зур сәламнәремне юллап, Фәүзия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев