Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кечкенә кызның култыгына терекөмешле градус үлчәгеч очы кадалып кергән

Артëмдагы юл-транспорт һәлакәте вакытында 8 яшьлек кыз култыгына терекөмешле бер кисәк эләккән.

Ата-аналары машинада барганда баланың температурасын үлчәргә була, ләкин көтелмәгән хәл килеп чыга. Алар юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Градус үлчәгеченең очы сынып, баланың култык төбенә кадалып керә.

ГБ-1 хастаханәсе травматологлары зыян күрүченең организмына эләгергә мөмкин булган терекөмеш турында Владивостоктагы хезмәттәшләре белән киңәшләшә һәм кызга операция үткәрә.

Градус үлчәгеченең очы чыгарыла, кыйпылчыклар калмавына инану өчен рентген ясала һәм, күзәтү астында булганнан соң пациентканы өенә чыгаралар.

Терекөмешнең организмга кергән күләме аз булганлыктан балага зыян килмәде, дигән нәтиҗә ясый табиблар. Ә ата-аналарга мондый процедураларны статик хәлдә уздыру яхшырак дип аңлаталар.

112

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев