Кечкенә бала кырда төн кунган
Бала әбисе һәм бабасы белән Бүздәктән Урзайбаш авылына чыгып киткән дә югалган.
«Башрегионспас» эзләү отряды иреклеләре баланы ничек таба алулары турында сөйләде.
22 апрель кичендә эзләү отрядлары Бүздәк районыннан 6 яшьлек Мирон Б.ның югалуы турында хәбәр ала. Урынга Уфадан иреклеләр һәм гади шәһәр кешеләре — барлыгы 40 кеше килә. Шул ук вакытта бала югалган Арслан авыл Советында урындагы халык белән полиция аны эзли башлаган була.
"Урманда күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы иде. Ә башта бер генә нәрсә: бала юеш һәм салкын урманда, бу караңгыда берүзе генә. Төркемнәрнең берсенә гаять зур кабан очрагач, тагын да куркынычрак булып китте. Бер генә теләк: Мирон белән очрашмасыннар гына. Иреклеләр кайта, яңа бурыч алалар да тагын китәләр. Тик бернинди алга китеш тә юк", - дип сөйлиләр «Башрегионспас»та.
Иртән иреклеләр саны кими-берсенә эшкә, икенчеләренең көче беткән, кемдер шулай да эштән сорап эзләүне дәвам иткән…
23 апрельдә 08:00 тирәсендә эзләүчеләр исән баланың фотосын ала. Аны урындагы халык тапкан: малай төнне кырда үткәргән.
Фото: ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас), Vk
Резеда Галикәева, kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев