Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Ачасыр авылы халкы, ниһаять, юллы булды

Көзге яңгырлар һәм пычрак көннәр җиткәнче юллы булып өлгерү авыл халкы өчен бәхет инде ул.

Үзсалым акчасын чыгарып бирәсе килми дә бит, ә менә шул сумманың халыкның яшәеш шартларын яхшыртуга тотылуын күрү һәм шулардан файдалану күңелле аннары. Кече Ачасыр авылында юлга вак таш җәелүе менә шундый очраклардан.


- Бу авылда кеше дә күп түгел инде, кырыклап кына, шуңа үзсалым суммасына әллә ниләр корып булмый. Шулай да, җыелган акчага дәүләт дүртләтә өстәгәч, Каюм Насыйри урамына 130 метр вак таш җәелде. Бик зур эш бу авыл өчен, шөкер итәрлек. Кече Ачасырда шуның белән юлларга таш җәелеп бетә, алга таба төзекләндереп торасы була, - дип сөенечләре белән уртаклашты Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Бу эшне шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Норлатта яшәүче Фәнис Гыйсмәтуллин җиренә җиткереп, булсын дип башкарды, бик зур рәхмәт аңа.
Озак еллар рәхәтен күреп яшәргә язсын, юлларыгыз ватылмасын, җимерелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев