Казанлыны законсыз хәрби билет өчен ришвәттә арадашчылык өчен хөкем итәчәкләр
Казанлыны законсыз хәрби билет алуда арадашчы булган өчен хөкем итәчәкләр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 44 яшьлек ир-ат хакимияттә күпсанлы танышлары барлыгын белдергән. Казанда яшәүче хатын-кыз үзенең ирен армиядә вакытлы хезмәттән азат итүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, ир-ат аңа ярдәм итәргә вәгъдә иткән һәм янәсе хәрби комиссариат хезмәткәрләренә бирү өчен 200 мең сум сораган. Акчаны мошенник үзенә алган.
Хатын-кыз хокук саклау органнарына ире армиядә хезмәт иткәннән соң 4 ел узгач кына мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев