Казанга очкан самолет двигательдәге шартлаулар аркасында ашыгыч рәвештә кире кайтты
Кичә кичен Вьетнамның Фукуок утравыннан Татарстан башкаласына юл тоткан Azur air авиакомпаниясе лайнеры техник сәбәп аркасында очып киткән аэропортына кире кайтты.
Бу хакта авиаташучының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү вакыты белән 20.37дә ZF-2620 рейсы Фукуок утравы аэропортына утырган, диелә хәбәрдә.
«Утырту гадәти режимда узды. Очкыч ярдәм сигналы бирмәде. Экипаж очыш параметрларын тулысынча контрольдә тотты», – дип ассызыкладылар авиакомпаниядә.
Матбугат хезмәтендә өстәүләренчә, ташучының белгечләре һава судносына техник бәя үткәрә. Бәя нәтиҗәләре буенча рейсны алга таба башкару турында карар кабул ителәчәк, дип төгәлләштерделәр компаниядә.
Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, ZF-2620 рейсы Фукуоктан Мәскәү вакыты белән 6.00дә очып китәчәк һәм Татарстан башкаласына 16.00дә килеп җитәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев