Казанга Мәскәүдәге Мәгълүм булмаган солдат кабереннән Мәңгелек утның бер өлешен алып килделәр
Җиңү көне алдыннан Мәскәүдәге «Мәгълүм булмаган солдат кабере» мемориалыннан «Хәтер уты» акциясе кысаларында Россиянең төрле төбәкләренә һәм хәтта башка илләргә Мәңгелек утның бер өлешен җибәрәләр.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Бүген шушы изге ялкыннан кабызылган лампада Казанга килеп җитте.
«Бүген Казан «Хәтер уты»н кабул итте. Бу ут әле кичә генә Александр бакчасындагы Мәгълүм булмаган солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан алынды. Без бу утны шәһәрнең уку йортлары һәм предприятиеләре аша үткәреп, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операция ветераннары белән дә бүлешәчәкбез», – дип сөйләде «Халык фронты»ның Татарстан Республикасындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова.
Ул ышандырганча, Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан мөһим тыл үзәге булган, монда күп санлы предприятиеләр эвакуацияләнгән. Республика халкының ул бөек Җиңүгә керткән өлеше бик зур.
Моннан тыш, «Хәтер уты» Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында да куелачак, анда Җиңү көненә багышланган тантаналы концерт узачак.
Лампаданы Мәскәүдән «Халык фронты»ның Татарстандагы «Яшьләр берләшмәсе» координаторы Николай Васильев алып кайткан. Аның сүзләренчә, мондый җаваплы йөкне ташуда зур кыенлыклар килеп чыкмаган. Моннан тыш, юлда утны саклау темасына җентекле инструктаж үтелгән.
«"Хәтер уты“ акциясе гаять зур масштаблар алды. Ул Россия гражданнарын гына түгел, башка илләр ватандашларын да берләштерә. Без чыгып китәр алдыннан утны ничек сакларга икәнен тикшерделәр, ул бер секундка да сүнмәде», – дип уртаклашты Николай Васильев.
Аның өчен мондый сәфәр зур хөрмәт һәм җаваплылык булды.
«Бу гади ут түгел, ә бөек илебезнең хәтер һәм тарихының бер өлеше. Безнең халкыбыз гаҗәеп батырлык кылды, без моны хөрмәт итәргә һәм моның белән горурланырга тиеш», – дип йомгаклады ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев