«KazanForum» кысаларында Казан ипподромында халыкара жокейлар чемпионаты һәм ат чабышы узачак
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 16 майда 18:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат чабышы һәм Халыкара жокейлар чемпионаты узачак.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Программада Халыкара жокейлар чемпионаты Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән иң яхшы спортчыларны җыячак. Россия (шул исәптән Татарстан), Төркмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан вәкилләре катнашачак, дип көтелә. Чемпионат жокейларның осталыгын һәм Россиядә ат спорты үсешен күрсәтү өчен яхшы мәйданчык булачак.
Ат чабышларыннан тыш, кунаклар өчен күргәзмәләр, тематик фотозоналар һәм күңел ачулар оештырылачак. Тамашачылар өчен трибуналарга керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев