Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казандагы бер кибеттә сатып алучылар банан өчен сугышкан

Игълан ителгән ташламалы сату кешеләрдә зур кызыксыну уяткан. Кешеләр товар өчен сәгатьләр буе чират торган. Бу хактагы кадрлар соңрак социаль челтәрләрдә дә бастырылды.

Иртән Казанда сатып алучылардан җыелган зур төркем гипермаркетларның берсенә ташлана. Анда продукцияне түбән бәядән сату буенча акция игьлан ителгән иде. Берәүләр урамда чират алып торган арада, икенчеләре ташламаны алу өчен хәтта, йодрыкларын да эшкә җигә.
Башкала гипермаркетларының берсендә җиләк-җимеш киштәләре янындагы манзара чын сугыш кырын хәтерләтә, диярсең. Бананны, мандариннарны кулдан- кулга тартып алалар, хәтта. Киштә тулы китаплар, шулай ук памперсларны да төяп чыгып китәләр. Мондый күренеш 85 процентлык ташлама турында игълан иткәннән соң барлыкка килә. 
Берәүләр кассага булган юлны һөҗүм белән алган арада, икенчеләре кибет бусагасын таптый. Чират иртәнге 8 дән барлыкка килгән, диде биредә хезмәт куючы сак хезмәткәрләре 
Киштәләрдә азык-төлек булуы турында буш тартмалар, берничә черек алма һәм мандарин гына хәтерләтә. Халык барысын да ике сәгать эчендә сатып алып киткән. Арзан продуктны алып өлгергән кешеләрне тагын бер сынау көтә иде әле - касса. Берничә сәгать торган кайберәүләр. Әмма, ни хикмәт, барысы да канәгать калган. Бер яктан, арзан бәягә сатып алганнар да, икенче яктан берничә сәгать эчендә план ясаган кибет тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев