Казанда троллейбусны яшен суккан
Кичә Казанда пассажирлар белән барган яңа троллейбусны яшен суккан. Пассажир транспорты эшкә яраксызга әйләнгән.
Казандагы маршрутларның берсенә күптән түгел генә чыккан яңа транспортны хәзер белгечләр тикшерә. Бәхеткә күрә, троллейбус йөртүче һәм пассажирларның да сәламәтлегенә зыян килмәгән. Троллейбуста яшенне кире кайтару системасы урнаштырылган булган.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев