Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда тикшерүчеләрдән үч алырга теләгән Галәвиевның җанатарын хөкем итәләр

Якутиядә яшәүче 21 яшьлек Иван Домановка Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевның эшен тикшергән тикшерүчеләргә һөҗүм итәргә әзерләнүдә гаеп белдерәләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның маенда ул Якутиядән Казанга килгән һәм гимназиягә карап торган йорттан вакытлыча яшәргә фатир алган. Шуннан ул тикшерү төркеменең эшен күзәткән. Һөҗүм итәргә кирәкле әйберләрне сатып алу өчен, Доманов 275 мең сумлык кредит алган. Ул корал алырга теләгән, ләкин сатучы аның гаризасын кире каккан.

Смартфонда һәм компьютерда якутлының корал, шартлаткыч компонентлар, Молотов коктейлен ничек ясарга икәнлеге турында эзләгәнгәне күренә. Җинаять эшен гамәлгә ашыручы затның тормышына кул сузарга әзерләнү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков егетне мәҗбүри дәвалауга җибәрергә тәкъдим итте. Суд-психиатрия экспертизасы күрсәткәнчә, Доманов психик авырудан интегә һәм акылсыз.

 

Фото Интересный Зеленодольск I Новости События Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев