Казанда TatarSu курорт комплексы эшли башлады
Казансу буенда, Казан Кремле белән Киров дамбасы арасында, күпфункцияле TatarSu курорт комплексы тест режимында ачылды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: tatarstan.ru
Курорт бассейннар, пляжлар, фонтаннар һәм ашау урыннары белән зур ял зонасыннан гыйбарәт. Монда мунча кластеры (рус мунчасы, фин саунасы), спа-үзәк, ресторан һәм фудкорт эшләячәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җылы сулы бассейнны, территориядәге спорт мәйданчыкларын һәм спорт тренажерларын бәяләде, кулланылган төзелеш материалларының сыйфатын тикшерде.
Киләчәктә комплекс территориясендә кунакханә комплексы төзеләчәк. Курорт Кремль яр буен дәвам итәчәк һәм аны Адмиралтейство бистәсе янындагы яшел зоналар белән бәйләячәк. Рәсми ачылу соңрак була. Тест режимында ачу кысаларында курортка төрле спорт мәктәпләрендә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр чакырылган.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев