Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда суд өч баласын кыйнаган ананы кулга алды

Бүген Казанның Авиатөзелеш судында Гүзәлия Гайнуллинаны 2 айга кулга алдылар.

Хатын ире өчен үч итеп өч кечкенә баласын кыйный. Аны үз балаларын җәфалауда һәм аларны тәрбияләү бурычын үтәмәүдә гаеплиләр.
Утырыш башланыр алдыннан Гүзәлия Гайнуллина елый башлый һәм барлык якыннарыннан инде гафу үтенүен әйтә.

"Бу беренче тапкыр, моңарчы беркайчан да андый хәлнең булганы юк иде. Моңа тормыш авырлыклары китерде. Судтан мине балаларым янына җибәрүләрен сорыйм. Балалар белән барысы да яхшы булуына мин бик шатмын", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев