Казанда станоктан очып чыккан деталь эшченең башына эләгә: ир-ат һәлак була
ВИДЕО
Әлеге коточкыч вакыйга узган ялларда «Динамика» ҖЧҖ производствосында була, анда запорный арматура ясыйлар.
Станоктан очып чыккан деталь броньланган пыяланы тишеп, 35 яшьлек ир-атның башына эләгә. Зыян күрүче күп кан югалта һәм ашыгыч рәвештә реанимациягә китерелә, ләкин аны коткарып кала алмыйлар.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев