Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда “Салават күпере” микрорайонында 255 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Яңа йортка - социаль ипотека буенча фатир алган, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр һәм яшь гаиләләр күчте.

Бүген Казанда "Салават күпере" микрорайонының Тансык урамында 255 фатирлы 13 нче йорт файдалануга тапшырылды.

Бу йорт социаль ипотека программасы буенча - предприятие эшчеләре, авария хәлендәге торак фондтан күчерелә торган гражданнар, бюджет һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өчен торгызылган.

Яңа йорттан фатир алучыларны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин котлады. "Без Казанда иң яхшы микрорайон була дип әйткән идек. Биредә нинди юллар, йортлар, һәм йорт яны төзекләндерелгән, күрәсез, - диде ул. - Бу йортта бәхетле яшәгез. Яхшы күршеләр булсын".

Тәлгать Абдуллин микрорайонда мәктәп, балалар бакчалары төзелүен, "Казан-2" вокзалыннан электричка хәрәкәте мәсьәләсе хәл ителүен белдерде.

Сентябрьдә "Салават күпере"ндә тагын берничә йорт (10-2, 11-4, 12-1, 12-4, 12-5; 11-1, 11-2, 11-5, 12-2, 12-3) файдалануга тапшырылачак.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев