Казанда Салават концерты дроннар һөҗүменнән соң игълан ителгән матәм сәбәпле күчерелде
Казанның Тинчурин театры Салават Фәтхетдиновның концертын 24 августка күчерде. Бу хакта театр хәбәр итте.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Театр Түбән Камада дроннар һөҗүме вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстанда һәлакәттән соң матәм игълан ителү сәбәпле, бүгенге концерт күчерелә. Сатып алынган билетларны алыштырырга кирәкми.
Исегезгә төшерәбез:
Түбән Камага массакүләм БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 13 кешегә җитте. Дроннар сәнәгать һәм гражданлык объектларына һөҗүм иткән.
Россия Тикшерү комитеты Түбән Камада гражданлык һәм сәнәгать объектларына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме белән бәйле рәвештә террорчылык акты турында җинаять эше кузгатты.
Түбән Камага дроннар һөҗүме вакытында һәлак булучылар истәлегенә матәм бер көн дәвам итәчәк. Республика флаглары төшерелгән булырга тиеш.
«Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев