Казанда "Рубин" – ЦСКА уены вакытында вакытлы машина калдыру урыннары каралган
FIFA Конфедерацияләр Кубогына әзерлек сәбәпле транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бүген Россия чемпионатының 29 нчы туры кысаларында "Казан Арена" стадионында "Рубин" һәм ЦСКА командаларының очрашуы көтелә. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.
Шул сәбәпле, бүген 17.30-23.30 сәгатьләрдә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә. Исегезгә төшерәбез, Россия футбол чемпионатының әлеге уены FIFA Конфедерацияләр Кубогына әзерлек сәбәпле тест матчы буларак уздырыла.
Хәрәкәт өченче транспорт дамбасында, шулай ук "Казан Арена" янында урнашкан Арбузов, Ямашев, Гаврилов, С.Хәким һәм Чистай урамнарында чикләнә.
Барлык шәһәр транспорты гадәти режимда эшләячәк. Әмма "Адоратский" тукталышыннан "Ветеринария институты"на кадәр җирдә аларның хәрәкәте тукталышсыз булачак. Шулай ук троллейбус хәрәкәте чикләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев